Популяр Казан блогеры, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова гендер-пати үткәргән. Блогер әле шушы арада гына үзенең әни булачагын хәбәр иткән иде. «Без бәби көтәбез. Мин бу бәхетне сездән яшерә алмыйм», – дип сөйләде ул социаль челтәрдә 140 мең «подписчигына». Алия узган ел Марат исемле егет белән никах укытты. Аның ире теш табибы булып эшли, шулай ук үзенең шәхси блогын алып бара. Алия үзенең авылда яшәүче әбисе белән дә бик күңелле видеолар төшерә. Әбисе аның тормыш иптәше итеп нәкъ менә татар егете сайлавын бик теләгән иде. Алия бу хакта берсеннән-берсе кызык видеороликлар төшерде. Виртуаль дуслары блогерның әбисен татар кияве белән таныштырырган видеоларын аеруча ошатты. Блогерның тормышында тиздән тагын куанычлы үзгәрешләр булачак. Алиянең кемне көткәне дә билгеле инде. Булачак әти-әни Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе территориясендә зурдан кубып гендер-пати үткәргән. Бәйрәмгә аларның бөтен туганнары һәм дуслары килгән. Гендер-пати өч