«Российская газета» июль аенда нәрсәләр үзгәрә икәнен яза. Көчле авырулар белән чирләгән балалар өчен керелә торган даруларны НДСтан азат итәчәкләр. Кулланучылар кредиты өчен ставкалар кими. Дөрес, күпкә түгел һәм барлык кредитлар да түгел. Банклар көндәлек иң югары процент ставкасын элеккечә 1 процент итеп түгел, 0,8 процент итеп куя алачак. Еллык процент ставкасы элек 365 процент булса, хәзер 292 процент була ала. Шикәр булган эчемлекләргә акциз кертелә. Бер литрга 7 сум акциз кертелә. Соклар, морслар һәм нектарлар «шикәрле эчемлек» дигән исемлеккә керми. Максат – халыкны мондый зыянлы эчемлекләрдән читләштерү. 15 июльдән европротокол буенча аварияләрне «Госуслуги» аша теркәргә була. «Госуслуги» аша килгән зыянны каплату турында гариза бирергә мөмкин. «Личный кабинет»та машина йөртүчегә ремонт турында юллама, түләү бәясе турында килешү килә, һәм ике як та «Госуслуги» аша дәгъваларны җайга салу турында килешә ала. Әмма «Российская газета», бу функция 15 июльдә эшли башламаска да мөмки
Июль аеннан нәрсәләр үзгәрә: процентлар кими, эчемлекләр кыйммәтләнә
1 июля 20231 июл 2023
1 мин