«1нче канал»да «Мужское / Женское» тапшыруы чыккач, зур гауга күтәрелде. Халыкка «кызык» гадәти гаилә тарихы. Студиядә 35 яшьлек Карен Тунян һәм 31 яшьлек Кристина Боржова мөнәсәбәтләрне ачыклый. Алар, уртак балалары Милана тугач, аерылышалар. Кристина Милана һәм алдагы мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә туган кызы Вероника белән әниләренә кайта. Карен кызы өчен акча бирүен әйтә, әмма Кристина баласы белән күрешергә мөмкинлек бирмәгән, ди. Әти кеше суд аша бала белән күрешү хокукын даулый. Ир элекке хатынын балаларны җәберләүдә гаепли, хатын моны «яла ягу» дип әйтә. Шулай ук ул «Карен баланы кыйный» ди. Хатын «гаиләдә бар да яхшы» дип сөйли, моны исбатлар өчен, 8 яшьлек Вероника белән 4 яшьлек Миланага да сүз бирәләр. Әмма кадрда булганда, бәхетле яшәүләре турында сөйләгән Вероника баш бармагын учына куеп, кулын берничә тапкыр йодрыклап ала. Бу – халыкара жестлар телендә ярдәм сорау ишарәсе. Аңлашылганча, бу ишарәне кызларның әниләре дә күрми, тапшыруны әзерләүчеләр дә игътибар итми, яки инде и
1 каналда бәхетле гаиләләре турында сөйләгәндә 8 яшьлек бала ярдәм сораган жест күрсәткән
1 июля 20231 июл 2023
1
2 мин