Бәрәңге утыртканга ике ай ярымлап вакыт үтте. Быел алар, башка еллардагы кебек, шаулап чәчәк атмады. Июнь уртасындагы кыраулар төшкәндә чәчәккә бөреләнгәннәр иде, бик сирәкләре генә ачылды. Күрәсең, бөреләренә салкын тиде. «Ватаным Татарстан» шул хакта белгечләрдән киңәшләр сорашкан. Балтач районында бәрәңге үстерүче бердәнбер «Татарстан» хуҗалыгының баш агрономы Фирдүс Хәкимов аңлатмасы: «Безнең басулар да берьюлы, күпләп чәчәк атмады. Бәрәңге уңышына зыяны юк инде аның. Башка шартлары уңай килү кирәк. Алданрак утырткан участокка кырау шактый зыян салган иде. Яфрактан микроэлементлар белән тукландыру үз эшен эшләде, бик тиз тернәкләнеп киттеләр. Бәрәңгене бит хәзер, элекке кебек, «утырттым да эше бетте» түгел, бик нык тәрбияләргә кирәк. Үсешенең һәр фазасында игътибар сорый. Яфрактан тукландыру белән күп еллар эшлибез, нәтиҗәсен күрәбез. Аннан тыш чүп үләннәргә, корткычларга, авыруларга, фитофторозга каршы эшкәртәбез, көннәр корыга китсә, сугарабыз. Шунсыз мул уңыш алам димә. Быел 94