Чиләбе өлкәсендә югалган 11 яшьлек кыз бала мәете табылган. Аны дус кызының атасы үтергән, дип шикләнәләр, дип хәбәр итә «Комсомольская правда». Сим шәһәрендә югалган бала мәете урман полосасында табыла. «Кызны дустының атасы үтергән, ул гаебен таныды инде. Мәетне урман полосасында күмеп куйган. Рюкзагын суга ыргыткан», – дип сөйләгән «КП» сайтының үз чыганагы. Кызны волонтерлар, полиция, кинологлар 2 тәүлек эзләде. Башта елгада рюкзагын таптылар, диелә хәбәрдә. РЕН ТВ белешмәсе буенча, җинаятьчене видеокүзәтү камералары язмасы буенча тапканнар. Баланы соңгы тапкыр 9 июльдә кич белән күргәннәр. Дус кызы белән ул 20.30 сәгатьтә сөйләшкән, аннары баланың телефоны сүнгән. Аны 10 июльдә иртәнге 2дә эзли башлаганнар. Тиз арада рюкзагы һәм телефон чехолы табылган. Башта, бала елгада батып үлгән, дип фаразлаганнар. 10 июльдә кич белән шикләнелүче ачыкланган. Ул гаебен таныган, мәетне яшергән урынны күрсәткән. Аның тәнендә пычак белән яраланган урыннар күп булган. «Вести» каналы белешмәсе буен