Найти в Дзене
Татарский Мир

Йосыф Акчура Казанда

Оглавление

Йосыф Акчураның Казан шәһәрендә яшәү чоры әлләни озын түгел, ләкин шулай булса да, нәкъ менә бу чор аның иҗатында, иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлегендә иң продуктив еллар. Истанбул, Париж тормышын һәм мәктәпләрен узган Йосыф Акчура 1904 елда Казанга килгәндә яңарыш идеяләре белән кайнаган, үсеш-үзгәрешкә сусаган яшь көрәшче була.

Ул беренче чорда үз фикер-карашларын мәгариф өлкәсенә юнәлдерә. 1904-1905 еллар аралыгында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә тарих, география, госманлы төрек әдәбияты буенча дәресләр бирә. Үзе дә тарих буенча лекцияләрен җыеп “Гыйлем вә тарих” (Казан, 1906) дәреслеге эшли.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы.

Йосыф Акчураның Казан чорындагы эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – ул иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек. Акчура Казанда шул чорның алдынгы фикерле кешеләре белән аралаша, алар белән хезмәттәшлек итә. Күптән инде хезмәтләре аша танып белгән, хөрмәт иткән Гаяз Исхакый белән тәүге очрашуы да аның Казанда була.

Басканнар (сулдан уңга): Йосыф Акчура, Габдулла Бубый, утырганнар: Габдрахман Әхмәрев, Гөмәр Дәүләтъяров, Һади Максуди.
Басканнар (сулдан уңга): Йосыф Акчура, Габдулла Бубый, утырганнар: Габдрахман Әхмәрев, Гөмәр Дәүләтъяров, Һади Максуди.

“Казан мөхбире” гәзитендә эшләве аңа үз фикерләрен киң катлау халык вәкилләренә җиткерү мөмкинлеген бирә. Бу гәзиттә аның 250 ләп мәкаләсе билгеле, гәзиттәге сәяси темалы мәкаләләрнең барысы да диярлек Йосыф Акчура каләменнән кичкән.

Татарлардан сәяси гаепләү белән төрмәгә эләккән шәхес дә Йосыф Акчура. Чынлап та, Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан көтелмәгән вакыйга буларак, Йосыф Акчура 1906 елны 5 мартка каршы төндә кулга алына. Аңа кадәр үк инде ул жандармерия күзәтүенә эләккән була, архив документларыннан күренгәнчә,татар яшьләре арасына яңа фикерләр алып кергән берничә кеше белән беррәттән, полициягә Акчурин дигән кешенең дә шәхесен ачыклау йөкләнгән. Й.Акчура яшәгән фатирда төнлә тентү үткәрелә, шул вакытта татар телендә язылган 110 хат, 25 фотосурәт, 2 зур язу дәфтәре, 1 кечкенә куен дәфтәре, 52 визит карточкасы, аерым кәгазьләрдәге хат битләре, рус телендәге брошюралар, француз телендәге 13 номер гәзитә конфискацияләнә. Кызганыч ки, тикшерү вакытында жандармерия кулына күчкән бу документларның бик күбесе тарих өчен инде мәңгегә югалган. Алар арасында Йосыф Акчураның Казандагы дуслары белән язышкан хатлары, шулай ук Мисырдагы фикердәшләре белән хәбәрләшкән язмалары, “Казан мөхбире” гәзитенә әзерләнгән материаллары, география, тарих, орфография, сәяси экономика дәресләре өчен әзерләнгән план-конспектлары була, болар әлбәттә, эчтәлек ягыннан тәфсилләп тикшереләләр, нәтиҗәдә, цензор аларда Россиянең эчке халәтенә зыян китерерлек нәрсә юклыгын күрсәтә.

Кулга алынганда Й.Акчура социал-демократик партиягә мөнәсәбәтле булуда гаепләнелә, сорау алу документларыннан күренгәнчә, ул үзенең бу партиягә мөнәсәбәте юклыгын раслаганнан соң, русча язылган сорау алу документында аның сүзләре түбәндәгечә бирелә:

“ ... я принадлежу к партии кадетов и состою членом Казанского комитета партии кадетов и был на съезде этой партии в Петербурге в качестве делегата и как сотрудник газеты «Казанский вестник» направление, которого приблизительно к конституционно-демократической партии, я пропагандировал идеи, во всяком случае, не левее идеи конституционно-демократической партии.

Йосыф Акчураның гаеплеме-юкмы икәнен тикшерү вакытын тоткынлыкта үткәрүенә чын күңелдән борчылган дуслары-фикердәшләре “йөрәге авыру булу сәбәпле, тоткынлык аның сәламәтлегенә зыян салырга” мөмкин, аны төрмәдән азат итү, яисә мәсьәләне карауны тизләтүне үтенеп Казан губернаторына хат белән чыгалар. Бу хатка Мөхәммәдрәхим Юнысов, Мөхәммәдзакир Апанаев, Мөхәммәдшакир Казаков, Исхак Апанаев, Галимҗан Галиев (Баруди), Сөләйман Аитов, Таҗетдин Мангушев, Хөсәен Асанович имза салалар. Шулай булуга да карамастан, Йосыф Акчура 43 көнлек төрмә үтә, жандармерия документлары буенча, ул бер кешелек камерада тотылырга хөкем ителә, ләкин шулай булса да, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу тормышка ашырылмый, ул көннәрен шул заманның шактый кызыклы, башкалардан үзгә фикерле кешеләр җыелган 7 кешелек камерада үткәрә.

Без – төрмәдә... Ләкин һәр кеше дә тоткын түгелме соң?

Йосыф Акчура төрмәгә эләгүендә бары тик монда вакытның бушка узуына борчыла, тәрәзәдән байган кояшка карап “үлгән” һәрбер көнне моңсуланып озата. Тоткынлык проблемасына да шактый фәлсәфи якын килә:

“Без – төрмәдә... Ләкин һәр кеше дә тоткын түгелме соң? Зинданчыларга карыйм: Һәркөн шул төрмәдә, шул ук бер эштә... Ә без исә, биредә, әлбәттә, вакытлыча гына. Ләкин алар монда мәңгегә хөкем ителгән. Кичләрен без, үлгән кебек тыныч йоклый алабыз. Алар исә һәр унбиш минут саен сәгатьләрен карарга – йокламаганлыкларын исбатларга мәҗбүрләр ...”

Аның дөнья, хәяттәге иреклек, хөрлек турындагы тоткынлык уйланулары аерым бер игътибарга лаек:

“Төрмә, зиндан – чүп тә түгел! Хәят үзе зиндан түгелмени? Хәятендә хакыйкый хөррият, ягъни мәхәббәт тапкан кеше генә, шуның хатирәсе илә, төрмәгә керүгә борчылыр... Мин кайчан ирек күргәнем бар?.. Кайчан яндыручы, үтерүче мәхәббәт зәүкын татыганым булды? Кыскасы, кайчан гына, бер минутка гына булса да, мин бәхетле, ирекле дигән нәтиҗәгә килгәнем бар?”.

Сайлауларда катнаша алмасын өчен махсус кулга алынган Йосыф Акчура бер яктан үзе сайлауларда катнаша алу мөмкинлегеннән мәхрүм булуына борчылса да, сайлауларда С.Алкинның үтүенә канәгатьлеген белдерә:

“Сөендемме? Ничек кенә әле!.. Ике-өч ел элек булса да ... сайланыр иде, сайланачак иде микән?! Ә кичә Алкин сайланды! Һәм бу үзгәрештә минем дә бәлки түбәнчелекле хезмәтем тигәндер...”.

Йосыф Акчура Казанга күптән түгел килгән булса да, Казан интеллигенциясе арасында авторитет казанып элгергән була, аны дуслары тоткын көннәрендә дә ялгыз калдырмаска тырышалар: төрмәгә аның белән очрашырга Таҗетдин Мангушев, Апанаев (кайсы икәне документта ачыкланмый) килә, хәтта бер билгесез ханым-кыз төрмәгә сөмбел, энҗе чәчәкләре китерә. Төрмәдә утырган көннәрендә үзе дә көрәштәш дусларының язмышы белән кызыксына: аның белән күрешергә килгән Апанаевтан Петербургта Габдерәшит Ибраһимов кулга алынмадымы икән дип борчылып сорый, ә Таҗетдин Мангушев аңа Тимершаһ Соловьевның Мәскәүдән Оребург тарафына юл тотуын, һәм дә Акчуринның кулга алынуына борчу белдерүен, бу эш хакында тулырак белергә теләвен җиткерә

Йосыф Акчураның төрмәдән чыгуы аның дуслары тарафыннан зурлап билгеләп үтелә: 60 кеше катнашында кичә уздырыла, нотыклар сөйләнелә. Бу җыелышта Йосыф Акчура инициативасы белән тоткыннары өчен китап җыярга карар ителә.

Йосыф Акчураның Казан чоры, аның аралашу даирәсен ачыкларлык чыганаклар әллә ни күп сакланып калмаганнар, тентү вакытында жандармерия кулына күчеп юкка чыккан хатлар бу мөмкинлекне чикли, ничектер, шулар арасыннан бары тик Йосыф Акчурага Хәдичә Әхмәрева тарафыннан язган кечкенә язу-хат (записка) сакланып калган:

“Өченче октябрьдә. Хөрмәтле Йосыф әфәнде! Иртәгә көндез буш вакытыгыз булса, Шетинкин номерына дүртенче номерга рәхим итеп кереп чыгыгыз, ходай боерса, тиз шушы көннәрдә китергә уйлыймын. Хәдичә Әхмәрева”.

N туташка мәхәббәт

Йосыф Акчураның шәхси тормышының бәхетле мизгеләре дә Казанда була, тоткынлык хәтирәләрендә буеннан буена Казанның бер туташына иң җылы хисләре чагылып бара, хәтирәләрнең башын ук “N туташка төхвәи мәхәббәт”, диеп башлый, тентү вакытында нәкъ менә сөйгәне белән язышкан хатларга кагылганнарына борчыла:

“ китапларым, кәгазьләрем, хатлар – әйе, сөйгәнемнән килгән, кадерле, самими, мөкатдәс, яшерен серләребез язылган хатлар, рәсемнәр, сөеклемнең үзем кулым белән кагылырга кыймаган җандай газиз сурәтләре – бар нәрсәм, яшәешем, рухыма ямь өстәгән иң кадерле әйберләрем берәм-берәм саксыз чит кулларга күчәләр, җентекләп тикшереләләр...”.

Бәлки төрмәгә чәчәкләр алып килгән исемен атамаган ханым-кыз бу кеше булгандыр? Йосыф Акчура тормышының бу сәхифәсе әлегә ачылмый кала.

Гомумән, Йосыф әфәнденең Казан чоры, аның аралашу даирәсе, шул чор татар интелегенциясе белән аның мөнәсәбәтләре аерым тәфсилле тикшерүне сорый. Казанда Акчура эзләрен саклаган бөек шәхеснең ядкәре булырлык, бәлки аңа мемориаль такта куярлык Париж Коммунасы урамындагы (Сенная, 33) ул туктаган, шунда яшәгән, шуннан кулга алынган Таҗетдин Мангушевның зур агач йорты, кызганыч ки, сакланмаган.

Э. К. Сәлахова