Сибайда махсус операциядә һәлак булган талантлы егет, биюче Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта «Атайсал» газетасы хәбәр итә. Илнар 2022 елның 26 сентябрендә мобилизациягә эләгә, мотоукчылар ротасында хезмәт итә. 2023 елның 30 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Илнарның тормыш иптәше – тол, 5 айлык улы ятим калды. «Илнар белән хушлашу мәрасимендә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова Илнарның әнисенә «генерал Шәйморатов» ордены, Илнар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Алексей Батайкин хәрбинең тормыш иптәшенә «Батырлык» ордены тапшырды. Якыннары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур югалту. Халык бию көе астында алкышлап, күз яшьләре белән, Илнарны соңгы юлга озатты. Кызганыч, бу бию көенә күпме биемәгән биюләрең, бу алкышлар астындагы күпме чыгышларың калды, Илнар. Язмыш аяусыз, җаның җәннәттә булсын. Әти-әниең, тормыш иптәшең, сеңлең, кечкенә улыңа Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен», – диелә хәбәрдә. Илнар 2000 елның 5 апрелендә Баймак шә
Махсус операциядә үлгән биюче Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга алкышлап озатканнар
11 июля 202311 июл 2023
1
1 мин