Соңгы арада җырчы Иркә социаль челтәрдәге аккаунтында кызыклы видеолар куя башлады. Әлеге видеоларны алар олы кызы Айсылу белән берлектә төшерәләр. Сценарий авторы да Айсылу икән. Соңгы видеосында Иркә телефон аша әнисенә өйдәге көндәлек мәшәкатьләрнең күп булуыннан зарланган. Ул телефоннан сөйләшкән арада, ул эшләрнең барчасын да кызы Айсылу башкарган. Мөгаен, бу – чынбарлыкка нигезләнгән булса кирәк. Буйга җиткән кызы булганда, Иркә телефоннан гына сөйләшеп йөри, күрәмсең. «Иркә әнисе белән сөйләшкән вакытта, эшләр үзе эшләнә. Сезнең дә шулаймы икән ул? Видео авторы Айсылу сезгә күтәренке кәеф тели», – дип шәрехләгән җырчы видеоны һәм ул әнисенә болай дип зарланган: – Иртән сәгать 5тә торган идем бүген... Нинди ял, бер ял күргән юк... Көне буена эштә. Табак-савыт ю, идән ю, ванналарны чистарт, керләрне үтүклә... Нәрсә эшлисең, дисеңме? Хәзерме? Табак-савыт юам менә. Ул Фунтикларын (песиләре – авт.) алуын алдылар да, аның белән бит көн саен урамга «прогулка»га чыгарга кирәк. Аның белә
Иркә эш күплектән зарланган: «Үз-үземне карарга да вакыт юк, ял күргән юк...»
27 июня 202327 июн 2023
1
1 мин