Беларус президенты Александр Лукашенко «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин белән ничек сөйләшкәнен әйтте. Бу хакта «БелТА» агентлыгына сылтама белән РБК яза. Лукашенко әйтүенчә, беренче ярты сәгатьтә сөйләшү «тулысынча мат телендә» барган. Лукашенко Пригожинны кисәтүен әйткән – Мәскәү өчен бәрелеш башланса, Беларус бригадалары башкаланы якларга тиеш була. Ул, «Вагнер» Мәскәүгә барса, «бетне сыткан кебек сытабыз» дип кисәтүен әйткән. Сөйләшүләрнең беренче этабында ФСБ директоры Александр Бортников та катнашкан. Лукашенко әйтүенчә, сөйләшү 11.00 сәгатьтә башланган. Пригожинны телефонга Ростовта, Көньяк хәрби округта булган оборона министры урынбасары Юнус-Бек Евкуров чакырган. Бу вакытта округ штабы «Вагнер» гаскәрләре кулында иде. «Менә Беларус президенты шалтырата, сөйләшәсеңме?» – «Александр Григорьевич белән сөйләшәм». Мин аларның сөйләшүен ишеттем. Трубканы алдым. Сөйләшү – эйфория. Евгенийда тулы эйфория», – дип сөйләгән Лукашенко. «Сөйләшүнең беренче раундын
Лукашенко Пригожин белән сөйләшүе турында: «Бар да сүгенү телендә барды»
27 июня 202327 июн 2023
2 мин