Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Нормадагы көллият яңа уку елына заманча яңарыш кичереп аяк басачак (фото)

Районыбыз авыл хуҗалыгы буенча махсуслашкан район буларак, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләкләре булган яшь белгечләргә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ихтыяҗ беркайчан да бетми. Норма авылында элек-электән данлыклы СПТУ, бүгенге көндә Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалы авыл хуҗалыгы буенча белгечләр әзерләүдә нык хезмәт куя.

Биредә егетләр генә түгел, ә кызлар да тормышта ихтыяҗ бетмәгән белгечлекләр буенча белем ала һәм киләчәктә шул һөнәре буенча эшкә керә, йә булмаса укуын алга таба югары уку йортларында дәвам итә ала.

Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге урта һөнәри белем бирү йортында бүгенге көндә төзекләндерү эшләре бара. Көллият яңа уку елына заманча яңарыш кичереп аяк басачак.

-2
-3
-4
-5