Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендәге 25 катлы йортта чыккан янгындагы куркыныч кадрлар социаль челтәрләргә таралды. Янгынны сәгать ярым эчендә сүндерәләр, бер фатирдагы янгын 2 кешенең үлеменә китерә. Пионер урамындагы фатирда ир белән хатын талаша башлый. Тавыш вакытында ир, үч итеп, фатирга ут төртә. Яна башлаган фатирга янгын сүндерүче Рөстәм Набитов йөгереп керә. Ут ирнең үзенә фатирдан чыгарга ирек бирми. Ул, янгыннан котылу өчен, балконга чыга. Аны коткарам дип, янгын сүндерүче дә балконга чыга. Ут балконга бәреп чыга, эссегә чыдый алмыйча, ир балкон култыксасына менә, аннары астагы фатир балконына сикермәкче була, тик аска егылып төшеп үлә. Янгын сүндерүче Рөстәм Набитов та балконда яна башлый һәм аска сикерә. Башына ут капкан ирнең аска сикергән кадрлары социаль челтәрләрдә таралды. Башта, балконнан сикергән кеше – 14 яшьтә, дигән хәбәрләр дә чыккан иде. «НТВ» каналы бу мәгълүматны кире кага, янгында фатирга ут төрткән ир үлгән, дип хәбәр итә. «Ут шулкадәр көчле иде, кап-кара т
Янгын сүндерүче һәм үсмер бала янган фатир балконыннан сикереп төшеп үлгән
26 июня 202326 июн 2023
1
1 мин