Мурат Гайсин «ВКонтакте» сәхифәсенә: «Аерылган, ирекле...» – дип язып, видео куйган. «Гаилә тормышыннан тулысынча азат» артист янына, янәсе танышырга дип, 4-5 кыз йөгереп килә. Берсе аңа гөлчәчәкләр бәйләме дә бүләк итә.
Җырчы гаилә тормышының барып чыкмавы, хатыны белән аерылышырга мәҗбүр булуы турында узган ел көз аенда хәбәр иткән иде.
- Мурат Гайсин аерылыша: «Минем башка гаиләм булмаячак»
«ВКонтакте»да утыручы кайбер дуслары аның бу адымын хуплап бетерми.
«Үзегезнең күңелегез һәм Аллаһы Тәгаләдән башка бу адымның дөресме, юкмы икәнлеген беркем дә белми», – дип язган аңа берсе. «Минем күңелемне таптадылар, ләкин мин барысын да гафу итәм», – дигән җавап калдырган аңа артист.
«Бернинди ирек тә гаилә учагы җылысын алыштыра алмый», – дип кисәткән икенчесе.
«Молодец, җаным! Борчылма. Без барыбыз да моның аша үтәбез, берни эшләп булмый. Аллаһы боерса, барысы да җайланыр», «Кайгырма, Мурат. Үз ярыңны табарсың әле», – дип тынычландыручылар да бар.