Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынының яңа сөяркәсенә аткан, аннары үзен атып яралаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. «Мәхәббәт бетте, ә бала һәм ипотека калды», – дип яза «КП» әлеге ир белән хатын язмышы турында. 27 яшьлек Марина белән 36 яшьлек Сергей (исемнәр үзгәртелә) быел мартта аерылышкан, ләкин алар аралашуны дәвам иткән. Уртак бала, уртак ипотека аркасында алар аралашып торган. Элеккеге ире, башка төбәктән вахтадан кайткан чакта, уртак фатирда кунарга да калган. Бераз вакыт узгач, Маринаның яңа ир-аты – 33 яшьлек Виктор барлыкка килә. Марина моны элеккеге иреннән яшерми. Сергей июнь уртасында командировкадан кайта һәм баласын күрергә килә. Аннары ул үзенең станицасына кайтып китә. Икенче көнне иртән Сергей кабат Марина янына килә, җитди сөйләшмәкче була. Марина очрашуга яңа сөйгәне һәм баласы белән килә. Ул Виктор белән бергә яшәячәген, Викторның аларның фатирында яшәячәген әйтә. Марина ирләргә ипотеканы түләү мәсьәләсен чишәргә киңәш итә. Сергей моны бик ярс
«Мәхәббәт бетте, ә бала һәм ипотека калды». Аерылышкан ир хатынының яңа сөяркәсенә аткан
25 июня 202325 июн 2023
1
1 мин