Найти тему
Интертат

Руслан Кираметдинов хит булырга лаеклы җырын тәкъдим итте

Руслан Кираметдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Томан» җырының премьерасын тәкъдим итте. Җырчы яңа иҗат җимешен «хит булырлык» дип фаразлый.

Җырның авторлары – Рәсилә Йосыпова һәм Гүзәлия.

«Бик матур җыр! Уңышлар сиңа! Йөрәкне айкап алды бу», «Руслан, молодец! Синең бар җырларың да бик матур. Алга, бары алга!» – дип канатландырган җырчыны тамашачысы.