Районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинның гомер бәйрәме булып узды.
Аны туган көне белән котларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, район башлыгы Рамил Нотфуллин килде.
Алар ветеранга зур бүләк ясады. Гыйльван Гыйльмуллинга туган көненә өр яңа мунча бүләк итттеләр.
Шунысын әйтеп узарга кирәк, ветеран май аенда депутат белән очрашкан чакта мунчасының бик тузган булуын әйткән иде.