Көлә-көлә аптырап утырам әле. 😅😂🤣
"Убырлар уянган чак"тан цитаталар бирүне сорыйлар... Минем кайбер әсәрләрдә канатлы сүз булып китәрлек җөмләләр дә бар инде ул, махсус рәвештә афоризм итеп язылган нәрсәләр дә җитәрлек. 💥
Тик менә бу романда андый җөмлә табу авыррак икән. Монда гел гамәл, хәрәкәт, бер киеренке эпизодны икенчесе алыштыра. Бу - бер урында тик кенә тора белмәгән шук малай шикеллерәк әсәр. Хәтта: Кем дә кем әйбәт цитата таба ала, шуңа бүләк бирелә!" - дип бәйге игълан итәрлек. 👍😂🤣
Шулай да мин берничә җөмлә куйган булдым инде. Әсәрнең тонын сиздерер өчен генә. 👇Сезгә ничек соң?
💥 💥 💥👇
"Төн уртасында мин кемнеңдер елаганын ишеттем. Ул веранда тәрәзәсен кага иде бугай. Торырга иренеп йокылы уяулы килеш озак кына тыңлап яттым. Ул төшкә дә, өнгә дә охшаш, тик кыз бала тавышы аерма-ачык ишетелә иде:
— Кертегез мине, зинһар… Һәлак итмәгез! — дип ялварды ул, — Мин бит бер гонаһсыз җан иясе. Бер кемгә дә бер зыяным тигәне юк. Зинһар һәлак итмәгез…
Мин бу тавышның өзгәләнүенә түзәлмичә иренеп булса да башымны күтәрдем."
💥 💥 💥👇
"Мондый үле урамда торасың да килерлек түгел дип, без кабат ишегалдына кердек. Һәм чырайларыбызга күңелсез генә елмаю галәмәте чыгарып, икебез дә берьюлы, Нәфисәләрнең өй түбәсенә карап алдык. Чардактан төшкәндә без үзебезне зур каһарманлык эшләп халыкны шом-куркудан аралаган пәһлевәннәр итеп тойган идек. Барсы да безне мактар, дан-шөһрәткә күмәр, рәхмәтләр яудырыр дигән өмет тә юк түгел иде. Ә асылда… Кешеләргә безнең батырлык та, үзебез дә, сүзебез дә, гомумән, бернәрсәбез дә кирәкми, алар безнең кыю адымыбыз хакында белергә дә, ишетергә дә, уйларга да теләмиләр иде. Хәер… Бәлки, кешелләр безгә карата ул кадәр үк ваемсыз да да булмагандыр. Әйе, гамьсез түгел иде алар безгә. Илтифатсыз да түгел иде. Алар бары тик юк иделәр генә."
💥 💥 💥👇
"Һәм мин әтинең бер сүзен яратам. «Акчасыз— син беркем дә түгел»— ди ул. Чынлап та, туңдырма алырлык акчам юкта мин үземне бик түбән итеп сизәм. «Акчаң күп чакта да син беркем дә түгел»— ди. Монсын да аңлый башладым. Бер дус егетемне подъезда тотып алып, трусикчан гына калдырганнар… Әтисе бик бай кеше иде, ә бер нәрсә дә эшли алмаган… Шул яклары белән ошый миңа әтинең сүзе. Бәлки, әти үзе миңа ошаганга, мин дә аңа охшарга тыршканга гына шулай тоеладыр. Бәлки, мин аны тулысынча аңлап та җиткермимдер… Һәрхәлдә, мин аның соңгы сүзенең элпесендә эленеп торам әле: «Кеше акчаның акчалыгын суырып бетә алмый, акча кешенең кешелеген суыра ала…»
Ничегрәк соң сезгә?
Каналда теркәлеп куегыз! Кызык булачак.