Новоалтайск шәһәрендә 2021 елның 8 июнендә 65 яшьлек Ольга Черданцеваны вәхшиләрчә үтерәләр. Укытучы хатынны элеккеге укучысы чәнчи. Мәрхүмә хатын яман шештән интеккән. Быел җинаятьчегә хөкем карары чыгарылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Ольга Федоровна 40 елдан артык мәктәптә эшли. Ул математика укыта, соңгы елларда психолог була. Аның турында «белемле, энергияле» дип искә алалар, хөрмәт итәләр, ул төрле басмаларда мәкаләләр дә бастырып тора. 2020 елның гыйнварында коточкыч диагноз куелгач, ул эштән китә. «Анда яман шешнең соңгы стадиясе иде. Ул үзе дә җәйне исән каласына ышанмый иде», – ди танышлары. Укытучы хатын гади ике катлы йортта яши. Фаҗига булыр алдыннан анда 5нче сыйныфта укучы оныгы кунакта була. Аннары оныкны икенче әбисенә алып китәләр. Ольга Федоровна оныгының үзен начар хәлдә күрүен теләми. 1 июньдә Ольга Федоровна танышы белән телефоннан сөйләшә. Аннары шакыган тавыш ишетә һәм трубканы куя, кире шалтыратырга вәгъдә итә. Тик шул чакта аның гомере өзелә
«Үзе дә исән каласына ышанмады». Яман шеш белән авыручы укытучыны укучысы үтергән
25 июня 202325 июн 2023
1 мин