Концертлар сезонына нокта куеп, Сабантуйларда эшләп арыгач, Илсөя Бәдретдинова ялга җыенган. Бу юлы җырчы Таиландка оча. Янәшәсендә – аерылмас дусты, концертлар директоры Гүзәл Карамиева. Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә сәяхәтеннән матур урыннар күрсәтергә, бәяләр белән таныштырырга сүз бирә. Халык кызыксына башлагач, путевкасының да бәясен яшереп тормаган. «Аллаһка тапшырып, ял итәргә кузгалдык. Аэропортка китеп барыш. Таиланд, Пхукет. Кызык дип тапсагыз, күрсәтеп барырмын юлларны, бәяләрне, маймылларны һәм башкаларны. Путевка бәяләре буенча сораулар килә. «Хәзер анда сезон түгел», – дип язалар. Гыйнварда барырга кирәк икән Таиландка. Ләкин гыйнварда минем мөмкинлегем юк, тоташ концертларым чоры. 3 ел элек Мальдивыга барганда да нәкъ шулай дигәннәр иде. «Яңгырлар сезоны анда», – диделәр. Июньдә бардык. Нибары 1 көн яңгыр яуды. Таиландны да барып күрәсе килә, шуңа бернигә карамый чыгып киттек. Бәяләргә килгәндә, Гүзәл Олеговна белән бергә без. 1 кешегә 135 меңгә төште путевка, 5