Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакле - фестиваль программасына кертелгән бердәнбер Русия әсәре. Мондый карарны Русия Милли театрлар ассоциациясе советы рәисе, Халыкара театр олимпиадасы комитеты әгъзасы, актер Валерий Фокин ярдәме белән кабул иттеләр. – Республикада театр мәдәнияте дәрәҗәсе бик югары, һәм нәкъ менә Башдрамтеатр олимпиадада Русияне тәкъдим итү өчен сайланган, - дип билгеләп үтте Валерий Фокин республика Башлыгы Радий Хәбировка язган хатында. - Башкортстан коллективының мондый статуслы форумда катнашуы Русия Федерациясе мәдәниятен чит илләрдә лаеклы тәкъдим итәчәк. "Джут" — драма, казах чыгышлы Русия драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча эшләнгән, Казахстанда 1930 еллардагы ачлык тарихы турында сөйли.Спектакльнең премьерасы 2015 елның 16 октябрендә булды.
Башкортстан Венгриядә Халыкара театр олимпиадасында Русияне тәкъдим итәчәк
23 июня 202323 июн 2023
~1 мин