Хата белән язылган русча постын укыганнан соң, виртуаль дуслары җырчы Алсу Фазлыевага социаль челтәрләрен татар телендә алып барырга һәм рус телендәге «род» категориясен кабатлап алырга киңәш иткәннәр. Җырчы бер постында үзенең шатлыгы белән бүлешә: улы Аяз Фазлыев белән аның бию буенча партнеры Җәмилә Асадуллина башкала дәрәҗәсендәге бәйгедә икенче урын яулаган. Биредә барысы да матур: Аяз белән Җәмилә дә, алар кулындагы кубок та. Тик менә улы белән горурлануы һәм балаларның тренерларына рәхмәт сүзләрен рус телендә язып кына Алсу эшне бозып куйган. «Урра, 2 место! МосковскАЯ уровень! Горжусь!» – дип язып элгән ул 217 мең «подписчик»лы сәхифәсенә. Виртуаль дуслары арасында, яшь спортчыларны тәбрикләүчеләр белән беррәттән, Алсуның рус телен начар белүенә игътибар итүчеләр дә табылган. «Уровень – он мой. Мужкой род. Отсюда – Московский уровень. Сез бик шәп татарча сөйләшәсез. Ләкин русчасында бик күп хаталар. Татарча гына языгыз, зинһар өчен», – дигән Земфира атлы бер ханым аңа. «Москов
Русча хаталы язган Алсу Фазлыевага татарча гына постлар куярга киңәш иткәннәр
22 июня 202322 июн 2023
1
1 мин