Бүген иҗади гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның нәни кызлары Зифаның туган көне икән. Аңа 2 яшь тулган. Шушы уңайдан Алсу да, Азат та социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бәләкәчләрен котлап, матур постлар урнаштырган. – Тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе – кызым-йолдызым Зифа туган көн! Аңа бүген 2 яшь. Әле генә корсакта иде бит, диярсез. Әйе, 2 ел үтте дә китте. Гомер дә шулай тиз узадыр. Кызым туасын белгәч, халәтемне аңлатып бетерә алмыйм. Бу – мин гомер буе хыялланган, Аллаһның олы бүләге. Ике улымнан соң, ике бәхетемнән соң, өченче сабыем. Аллаһ күпсенмәсен. Кызым-йолдызым, Зифам, күз нурым – көн дә кабатлый торган сүзләрем. Өч балама да теләкләрем: озын бәхетле хәерле гомер, саулык-сәламәтлек, уңышлар, тормыш җилләре канатларын каермыйча, илгә файдалы, кирәкле кешеләр булып, үз эзләрен калдырсыннар иде! Ә без үз чиратыбызда, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, киң күңелле, тәүфыйкле, матур күңелле итеп үстерергә тырышырбыз! Яхшы кешеләрнең кадерле балаларына тормыш иптәше булып, чын хаты