Музей хезмәткәрләре, шул исәптән, Татар китабы йортының башында торган атаклы музейчылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Казанда Шәриф Камал музееның тарихы 1944 елдан ук башлана. Аның беренче мөдире — Фатыйма Вагазова.
Вагазова Фатыйма Хөсәен кызы 1908 елда Әстерхан шәһәрендә туган. Милли мәктәпләр өчен укытучылар курсларын тәмамлап, 1925 елдан 1929 елга кадәр башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. 1933 елда Казанга килә һәм, өстәмә курслар тәмамлап, Татарстан районнарында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Фатыйма ханым 1944 елда Дәүләт музеена — хәзерге Татарстан Милли музеена эшкә килә. Шул елның җәендә музейның әдәбият бүлеге оештырыла. Бу бүлектән соңрак Ш.Камал музей-квартирасы һәм, ахыр чиктә, хәзерге Татар китабы йорты үсеп чыга. Фатыйма Вәгазова әлеге бүлекнең җитәкчесе итеп билгеләнә. Яңа әдәбият бүлегенә йөкләнгән иң зур бурыч — Шәриф Камал музеен төзү өчен фәнни материаллар туплау.
1944 елның декабрендә Фатыйма Вәгазова Шәриф Камалның туган ягында һәм Шәриф Камал яшәгән һәм эшләгән Оренбург шәһәрендә фәнни экспедициядә була. Шул вакытта тупланган, табылган, җыелган бәһасез мәгълүмат бүген дә музей фәнни эшчәнлегенең ныклы нигезен тәшкил итә.
Шәриф Камалның кызы Зәйнәп Байгилдиева белән Фатыйма Вәгазованың иҗади тандемы озак еллар буена ТАССР Дәүләт музеен бизи. Алар бергәләп Шәриф Камал музей-квартирасы экспозициясен дә ясыйлар, музейда татар язучылары коллекциясен туплауга зур өлеш кертәләр. Башка шәхесләргә багышланган музейларны төзүдә катнашалар. Үзе бу хакта «Совет әдәбияты» журналында болай дип яза:
Татар милли культура тарихын өйрәнү, культура казанышларын халыкка җиткерү буенча Татарстан дәүләт музееның әдәбият филиалы файдалы һәм кирәкле эш башкара. Әмма хәзерге әдәбият филиалы гына халыкның үскән культура таләбен һич тә канәгатьләндерә алмый. Культура тарихы буенча җыйналган күп кенә материаллар, күрсәтү өчен урын җитмәгәнлектән, даими экспозиция булып әверелә алмыйлар. Әдәбият филиалын бай әдәбият музее итеп оештыру — менә безнең алда торган актуаль бурычларның берсе.
Фатыйма Хөсәеновна музейның эшчәнлеге хакында матбугатта даимән мәкаләләр бастыра: «Совет әдәбияты», «Совет Татарстаны» битләрендә аның шактый күп басмалары чыга.
Татарстан Милли музееның легендар директорларының берсе Люция Вәлиева истәлекләреннән:
1940-нчы еллар азагында музейны оештыручылардан тагын бер кешене искә төшермичә ярамый. Бу Фатыйма Хөсәеновна Вагазова. Ул минем хәтеремдә зур музейның кайгыртучан «анасы» булып саклана. Фатыйма Хөсәеновна музейда иң танылган җәмәгать эшлеклесе иде: я ул партия оешмасы секретаре, яисә профсоюз комитеты председателе. Бара-барышка, бер вакытта да иңеннән төшмәгән мамык шәлен җайлап, тиз-тиз атлап, ул эш бүлмәсенә килеп керер иде дә, телефоннан шалтырата башлар иде. Ул вакытта бөтен музейда шәһәр телефоннары өчәү генә: директорда, массакүләм эш бүлегендә һәм хәзерге заман тарихы бүлегендә. Ул күбесенчә өйгә шалтыра иде. Аның беренче ире, туйларыннан соң, фронтка китә һәм озакламый сугышта һәлак була. Ул, дүрт баласы булган тол иргә никахланып, әлеге олы югалтудан котылу таба. Римма, Венера, Света, Наилз аның үз кызлары кебек кадерле балалары булып үстеләр. Ул алар турында һәрвакыт кайгырып, борчылып яши, телефоннан шалтыратып хәлләрне белешеп тора иде.
Аның тагын бер үзенчәлекле сыйфатын искә алырга кирәктер. Экспонатлар җыю таланты, аның кешеләр белән элемтәгә керү сәләте белән берләшеп, гаҗәеп тиз арада теләсә кемне үзенә карата, күңелләрен яулый иде. Экспедициядә Фатыйма Хөсеновна белән сәяхәт итәргә туры килгән хезмәткәрләр, аңа хас бу сыйфатын гел искә алалар иде. Вагазова колхоз председателе белән танышкач та, экспедиция яхшы хуҗалар йортына урнаштырыла, алар тиз арада мунча ягып җибәрә, өстәл кайнап торган самовар һәм тәмле ризыклар белән тула, ә кирәкле экспонатлар җайлап кына музей хезмәткәрләренең экспедиция тупланмаларына күчә».
Фатыйма Хөсәен кызы 1987 елда вафат була. Яңа татар зиратында җирләнгән.
Ф.Х. Вәгазованың 1944 елда булган музей экспедициясе хакында хисабы
«Мин дәүләт музее кушуы буенча 1944 елның икенче яртысында һәм 1945 елның беренче яртысында Чкалов өлкәсендә командировкада булдым. Шушы вакытта татар совет әдәбиятының классик язучысы Шәриф Камалның замандашлары һәм аны белүчеләр белән очраштым. Аларның Шәриф Камалны белүләре һәм аны хәтерләүләре буенча сөйләүләрдән чыгып истәлекләр җыйнадым. Барлыгы унике кеше белән сөйләштем һәм язып алдым:
1. Чкалов шәһәрендә: 1/ Гайнеттинов – С. Укытучыларның белемнәрен төгәлләү институтының гыйльми эшчесе.
2/ Хәсәнова Г. – Чкалов шәһәренең 10 мәктәп, тел-әдәбият укытучысы.
3/ Юсупова М. – Ш.Камалны белүче карчык.
2. Сакмар районы Каргалы авылында:
1/ Надиров – урта мәктәп директоры, карт укытучы.
2/ Зәйнуллина Г. – татар ятим балалар йортының партком секретаре һәм урта мәктәптә тарих укытучысы.
3/ Ибраһимова Г. – хәзерге көндә Каргалы авылында, татар ятим балалар йортында завуч.
4/ Ибраһимов Г. – пенсионер, Сакмар районы, Каргалы авылында яши. Каргалы авылында 35 ел укытучы булып эшләгән.
5/ Курмаков К. – Каргалы авылында 26 ел укыткан һәм хәзер дә карт укытучы.
6/ Гомәров Б. – Каргалы авылы Буденный колхозы председателе.
Мәгълүматны Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Җиһангирова әзерләде