17 июньдә көндезге 2ләр тирәсендә Кабардино-Балкариянең Чегемский районында җиңел машина тирән чокырга төшеп киткән. Биредә 3 хатын-кыз һәлак булган . Бу турыда РЕН ТВ яза. Башта, якынча белешмә буенча, 2 хатын-кыз һәм 1 бала үлгән дип әйтәләр. Машина йөртүче идарәсен юаглткан, дип фаразлыйлар. Соңрак билгеле булганча, чокырга төшкән Mercedes машинасында апалы-сеңелле 3 хатын-кыз була. «Янган мәетләр – Ленский районында яшәүче апалы-сеңелле хатын-кызлар. Аларга 47, 43 һәм 41 яшь булган», –диелә хәбәрдә. Mercedes-Benz Е200 машинасы чокырга төшеп, Чегем елгасы буена ауган. Аннары машинага ут капкан.
Чокырга төшеп киткән Mercedes-Benz машинасында апалы-сеңелле өч хатын-кыз мәете табылган
20 июня 202320 июн 2023
1
~1 мин