Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Чакмагыш районының Күсәкәй авылы бәйрәмендә үзенең иң популяр җырларын башкарган. Әлеге авылга Салаватны иганәче, «Атайсал» проекты әгъзасы Фәрит Гыйндуллин чакырган. «Минем авылым – миңа, синең авылың сиңа кирәк. Бу – бик гади кагыйдә, һәм без барыбыз да аны үтибез. Шулай тормыш күңеллерәк һәм матуррак», – дигән Салават, бәйрәмне зәңгәр экраннар аша күрсәткән «БСТ» телеканалына. Легендар артист чыгышын карарга кечкенә генә Күсәкәйгә якын-тирә авыллардан гына түгел, Башкортстанның башка районнарыннан да халык агылган. Бакалы районында яшәүче фельдшер, блогер Лилия Маликова Салават катнашында узган бәйрәмгә тулы бер хисап язган. Блогер быел Татарстанның Мөслим районы һәм Мөслимнең Дусай авылы сабантуйларын да караган. Постында ул аларга да бәя бирә. «Тормышка чыгу сәбәпле, быел 3 кенә сабан туенда була алдым. Аның да икесенә гаилә белән бардык. Ә менә өченчесенә бару өчен озак тарткалашырга туры килд
Салават Фәтхетдинов авыл бәйрәменә килгән: «Сәхнәгә менәләр дә кочаклап үбәләр үзен»
30 июня 202330 июн 2023
1
2 мин