Башкортстанда балаларга бал кортлары һөҗүм иткән. Табиблар балаларның тәненнән 465 бал корты угын алган. Бу турыда «Башинформ» яза. Ишембай районының Әхмәр авылында 26 июньдә абыйлы-энеле 2 малай үзләре генә урман аланына бара. Биредә аларга йорт бал кортлары күче һөҗүм итә. Кортлар балаларны бик күп тапкыр чага. 8 яшьлек кече малай бал кортларыннан качып китә ала. Ул өйгә кайта һәм абыйсының урманда калуын, үзе кайта алмавын әйтә. Малайларның атасы һәм туган абыйсы урманга бара, алар бал кортларын куып, баланы коткара. Малайларны авылда медпунктка алып киләләр. Шунда беренче ярдәм күрсәткәч, «ашыгыч ярдәм» белән Стәрлетамак балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә илтәләр. «Балаларны тәҗрибәле табиблар командасы коткарды. Реанимациядә балаларның аяклары, куллары, аяк табаннары, бите, колаклары, чәч араларыннан 465 бал корты угын алдылар», – дигәннәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә. Хәзер малайлар хастаханәдә, хәлләре яхшыра, аларның гомеренә куркыныч янамый. Дәвалау дәвам итә. «Хәз
«Абый калды, үзе кайта алмый». Ике малайга бал кортлары ташланган, табиблар 465 ук алган
30 июня 202330 июн 2023
1
1 мин