«Башкорт хуҗабикәсе» сәхифәсен алып баручы популяр блогер Миләүшә Шәйхисламованы салым инспекцияcенә чакыртканнар. «Күз алдына китерәсезме, дуслар, безне «налоговый»га чакырттылар. Ыштанга сидек, котлар очты. Ни өчен чакыралар икән, дибез. Бизнесыбызга кагылышлы салымнарны намус белән түләп барабыз. Бәлки, блогерлык эшчәнлегенә бәйле рәвештәдер», – дип фаразлый ул кабинетка кергәнче. Чыннан да шулай булып чыга. Салым инспекциясендә Миләүшәгә блогерлык эшчәнлегенә кагылышлы сораулар яудырганнар. «Телефоннарны тартып алдылар, эшчәнлегемне нинди мәйданчыкларда алып барганымны сораштылар. «Караулар, лайклар өчен күпме түлиләр?» – диләр. «Алар өчен бер тиен дә түләмиләр безгә», – дидем. Шуны да белмиләр икән. «Рекламадан күпме акча керә, ул акчалар кая күчә?» – диләр. Күчемсез милегебезне дә тикшерделәр. Ләкин төп сорауларны блогерлык турында бирделәр. Лерчек, Блиновская кебек Мәскәү блогерларын тикшерә башлау белән үк, безгә дә чират җитәр, дип уйлаган идем аны», – дигән Миләүшә. Миләүшә Ш
«Блогерларга ау башланды» – «Башкорт хуҗабикәсен» салым инспекциясенә чакыртканнар
30 июня 202330 июн 2023
1
1 мин