Владимир Путин пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр халыкка чыкты. 28 июнь төнендә Дербент шәһәрендә ул халык арасына кереп, кул бирешеп исәнләште. Путин кешеләрнең кулларын кыскан вакытта, хатын-кызлар: «Минекен дә, минекен дә!» – дип кулларын суза. Путин каршына этешә-төртешә тезелешкән хатын-кызлар аның белән кочаклашырга килә, фотога төшәргә ялвара. Шул мизгелдә Путинның каршысына 13 яшьлек Фатыйма исемле кыз чыгып басты, аны Владимир Владимирович кочаклап алды, башыннан үпте. Алар бергә фотога төште. Президент халык арасында берничә минут булды. Соңыннан Путин машинасыннан кешеләргә «воздушный поцелуй» җибәреп, алга таба кузгалды. Путин үбеп алган кызны «Московский комсомолец» эзләп тапкан. Аның исеме Фатима, кызга 13 яшь. «Путинның килүе турында без шул көнне генә белдек, – дип сөйли Фатыйма. – Минем аны бик тә күрәсем килде. Аның килүенең төгәл вакытын без белмәдек. 16.00 сәгатьтә без әнием һәм сеңлем белән паркка киттек, шунда көтеп тордык. Ул вакытта анда әле буш урын кү