Ростов өлкәсендә ике ир – участковый Максим Маслаков һәм фермер Дмитрий Ганженко фермада савып алынган сөттә коенган, дип хәбәр иткән идек. Аларның гафу үтенгән видеолары чыкты. Видеоны шул ук урында – Дмитрий Ганженконың фермер хуҗалыгында төшергәннәр. «Чынлыкта бу – сөт түгел иде. Видео шәхси кулланылыш өчен төшерелде. Бернинди начар уй белән дә эшләнелмәде», – ди Дмитрий Ганженко камерага. Видеода полиция хезмәткәрләре дә бар. Участковый (хәзер аның хакында «элекке участковый дип язалар») үзенең фермер хуҗалыгына тикшерү белән килгәнен әйтә. «Бу видео 2 ай элек төшерелде. Дмитрий бу бинаны арендага алды. Без аны тикшерергә килдек. Суга коры сөт салдык, болгаттык… – Җиһазларның эшлиме-юкмы икәнен генә тикшердек… – ди фермер. – Болгаттык аннары… Аның срогы чыккан иде, эчәргә яраксыз иде. Хуҗалыкта дуңгызларга эчерү өчен… – Без форсаттан файдаландык, болай гына түкмәс өчен…» – дип аңлата алар. Видеога төшерүче хатын: «Ә сөтне аннары кая куйдыгыз?» – дип сорагач, фермер: «Түктек», – дип
Сөттә коенган ирләр гафу үтенгән: «Җиһазларның эшлиме-юкмы икәнен генә тикшердек»
16 июня 202316 июн 2023
1
1 мин