Ростов өлкәсенең Семикаракор районы Сусат авыл җирлегендә ике ир фермада савып алынган сөт казанында коенган. Икесе дә хөрмәтле кешеләр – элекке участковый Максим Маслаков һәм эшмәкәр Дмитрий Ганженко. Видеоны «База» «Телеграм» каналы чыгарды. Ирләрнең аек булмаганнары күренеп тора, алар үзләре белән шәраб та алганнар. Әмма әзерләнеп килгәннәр – сөлге алганнар. Шуннан чыгып, «Боларның сөттә беренче генә коенмаганнары күренеп тора», – дип язалар комментарийларда. «Берсе икенчесенә: «Носкиыңны сал! Трусигыңны да сал! Чиста сөт бит бу», – дип әйтә. Ир носкиын да, трусигын да салып, сөткә кереп китә. Ике ир коенганы видеога эләккән, видеода тагын ике ир күренә, шулай ук видеоны төшерүче дә бар – алары коенганмы-юкмы, билгесез. Бу сөт кая киткән – анысын әлегә ачыклыйлар. Видео халыкка таралгач, «сөттә коенуда» катнашкан ирләрнең танышлары төрлечә аклана башлаган. Фермерның хатыны әйтүенчә, бу – сөт түгел, ә ак төстәге химикат булган. rostovgazeta.ru сайты язуынча, журналистлар район админи
Ике ир фермада савып алынган сөттә коенган: «Носкиың белән трусигыңны да сал!»
16 июня 202316 июн 2023
1
1 мин