Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең ялгыз булуы турында җыр иҗат иткән. «Пар мендәрләр» дип аталган җырның сүзләрен Рауза Хафизова, ә көен Айдар Тимербаев язган. «Минем газиз әниемнең һәм башка күп хатын-кызларның язмышын чагылдырган җыр бу. Күңел түрегезгә үтеп керер, дип ышанып калам. Авторларга һәм шушы җырга үз өлешен керткән барлык музыкантларга рәхмәт», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Һәрвакыттагыча җырның премьерасын яратып кабул иткәннәр. Бик күп хатын-кызлар җырда үзләрен «таныган».
Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең язмышын чагылдырган – ялгыз хатыннар турында җыр иҗат иткән
15 июня 202315 июн 2023
2
~1 мин