Иҗади гаилә Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың кызлары Хәяткә 1 яшь тулган. «Туган көнең белән, минем кызым! Сиңа бүген 1 яшь! Син – өебезнең нуры, Хәятем!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә, кызы белән төшкән матур фото куеп. Аннары яшь әни бала тугач кичергәннәре белән уртаклашкан. «Йөклелек чорын Казанның танылган бер түләүле клиникасында үттем. Балам 40 атналык булганга күрә, 13 июнь көнне бала тудыру йортына бардым. Бала табуны тизләттеләр, тулгаклар иртәнге сәгать 8дә башланган иде, 22:30га кадәр дәвам итте. 23:10да балам туды. Анализларым начар булу сәбәпле, операциядән соң ятучылар палатасында яттым. Минем өчен иң куркынычы – ике тәүлек буе баламны күрмәү иде. Анда баланы китерү тыела. Гомуми палата күчермәкчеләр иде, әмма анда баланы ашатырга гына алып киләләр. Бала таптырган табибтан – бала тудыру йорты мөдиреннән – мине «Ана һәм бала» палатасына күчерүен сорадым. Авыр булачак, дип кисәтеп куйдылар. Әмма ахыр чиктә мине барыбер ана белән бала өчен генә
Эльмира Гыйльфанова: «Иң куркынычы – ике тәүлек баламны күрмәдем»
15 июня 202315 июн 2023
2
1 мин