Найти тему
Интертат

Артур Хәсәнов элемтәгә чыкты: «Барысы да яхшы, гайбәтләргә ышанмагыз»

Мобилизациягә эләккәч Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәновны белмәгән кеше юктыр инде хәзер. Мизгел эчендә популярлашкан, үзе – интернет йолдызына, ә җыры илдәге вазгыятьнең символына әверелгән егетнең язмышы белән халык даими кызыксынып тора.

Соңгы көннәрдә Артур турында «һәлак булган, элемтәгә чыкмый икән» ише имеш-мимешләр таралган иде. «Интертат» хәбәрчесе Артурның хәлләрен белешеп язды.

«Минем белән барысы да әйбәт, зур рәхмәт! Борчылмагыз, төрле гайбәт сүзләргә ышанмагыз», – диде ул безгә.

Артурның исән-имин әйләнеп кайтып, халыкны башка яңа җырлары белән дә сөендерүен телибез.

  • Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»
  • «Киек каз юллары»н җырлаучы Артур Хәсәнов ялга кайткан: «Якыннарыбыз бик сагындыра»