Всеволжск шәһәрендә балалар үзәге директорын үзенең улы каршында үтергәннәр. Мәрхүмә хатынны үтергән сөяркәсен 8,5 елга төрмәгә утыртканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 2022 елның маенда Ленинград өлкәсенең Всеволжск шәһәрендә балалар үзәгендә фаҗига була. Аниматор булып эшләүче Иван (исемнәр үзгәртелә) балалар үзәгенең хуҗасын – йөкле хатын Аннаны үтерә. Моны Аннаның 11 яшьлек улы күреп тора. 35 яшьлек Анна белән Иван сөяркәләр була. Ире булса да, Анна Иван белән йөри. Дуслары сүзләренчә, имеш, Аннага ире хыянәт иткән. Сөяркә исә бик игътибарлы була, авыр чакта бүләкләр белән күңелен күреп тора. Башта ул үзенең хулиганлык өчен хөкем ителгән булуын яшерә. Хезмәттәшләре бу хәлләрне күреп тора, алар җитәкче хатынны бәхетле дип уйлый. «Иван сүзләренчә, ул үзен тапкан, тормышын үзгәртергә тели. Аннага тәкъдим ясарга җыена. Бәйрәмнәр оештыру бизнесы да үсә. Алар бергәләп, костюмнар киеп, бәйрәмнәр оештыра», – ди хезмәттәшләре. Аннаның сөяркәсе булуын ире белгәч, талаш чыга. Көндәш
«Улың каршында үтерәм мин сине» – Иренә хыянәт итеп йөргән хатынны сөяркәсе үтергән
15 июня 202315 июн 2023
2
1 мин