Район башлыгы Рамил Нотфуллин хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетләр һәм актив волонтерларыбыз белән очрашты.
«Ватан сакчылары» һәйкәлендә узган очрашуда район башлыгы Рамил Нотфуллин хәрби операциядә катнашучы Рәмис Гыйльметдинов «Батырлык өчен!» медале белән бүләкләнде.
Рамил Нотфуллин җиңү өчен зур көч куйган волонтерларыбызга рәхмәтен җиткерде.
Очрашу вакытында киләчәктә «Ватан сакчылары» һәйкәлендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашларыбыз хөрмәтенә куелачак обелискның эскизы да расланды.