Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 2023 елгы Сабантуйлар сезонында Буа районында, Теләче, Тукай, Актаныш районнарында яшәүче авыл кешеләренең күңелен күргән. Гүзәл Уразова социаль челтәрдә сөйләвенчә, бәйрәмнәр бик күңелле үткән. 4 Сабан туена да халык бик күп килгән. «Интертат» шунысына игътибар итте: җырчылар, күптән түгел генә алган, яңа, бик кыйммәтле машиналарын калдырып, авыл халкы янына арзанлырак машинада килгән… Әле күптән түгел генә Гүзәл Уразова үзенең «беренчеләрдән булып» өр-яңа маркалы машина – «ЛИ» электрокары сатып алуын хәбәр иткән иде. Кытайда премиаль класс саналган LI маркалы машиналарны бүгенге көндә Мәскәүдә дә сата башладылар, аларның бәясе 6 миллион 250 мең сумнан башлана, уртача 8-9 миллион тирәсе. Уразова сүзләренчә, бу машинаның эче космик корабльне хәтерләтә, салонда холодильник та, микродулкынлы мич тә бар. «ЛИ» электромобиле электр энергиясеннән генә түгел, ә бензиннан электр энергиясе ала торган итеп тә ясалган, 20 минут эчендә «зарядка» җыя ала. Li L9 маш
Гүзәл Уразова авыл Сабан туйларына яңа, бик кыйммәтле «ЛИ» машинасында бармаган
14 июня 202314 июн 2023
1
1 мин