Россия президенты бүген военкорлар белән очрашты һәм берничә әһәмиятле сорауга җавап бирде. Бүгенге вазгыять Украина берничә юнәлештә зур гаскәрләр белән һөҗүм итә. Ул стратегик резервларны җәлеп итеп башланды. Бер юнәлештә дә «дошман уңышка ирешә алмады». Конфликт ничек туктарга мөмкин? Көнбатыш илләре конфликтны туктатырга тели икән, Киевка корал бирүне туктатырга гына кирәк. «Ачкыч алар кулында», – диде ул. Украина контрһөҗүменнән соң Россия нишләячәк? Барысы да вазгыятьнең ничек дәвам итүенә бәйле. «Катастрофик югалтулар булуын аңлап, алар (Украина) алга таба нишләргә тиешлекләрен уйларга тиеш. Ә без вазгыятьтән чыгып, нинди адымнар эшләргә тиешлегебезне уйлаячакбыз». Хәрби операция нинди чикләрдә туктарга мөмкин? Бу – Украинаның контрһөҗүм потенциалына бәйле, безнең берничә планыбыз бар. Украина турында Аерым дәүләттә яшиселәре килә икән, «ради бога», әмма безгә куркыныч тудырмагыз. Мобилизация булачакмы? Мобилизация Россиянең нинди максатлар куюына бәйле. Хәзер мобилизациянең кир
Путин чыгышы: мобилизация булачакмы, хәрби хәл кертеләме, тынычлык кайчан урнашачак
13 июня 202313 июн 2023
1
2 мин