Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә Диананың игезәк уллары белән ял итү мизгелләрен күрсәтте. Җырчының бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова 1 ай элек авариягә эләгеп һәлак булды. Ул 3 баланы ялгыз үстерүче ана иде. Видеода күренгәнчә, балалар паркта машинада, атта да, понида да, аттракционнарда, көймәдә дә… Аннары алар батутта да сикерә. Малайлар ял итеп «арыган». Әнвәр Нургалиев малайларның берсен иңбашына утырткан. «Бүгенге көн балалар белән күңелле узды. Аиша килмәде. Кызганычка, кәефе бер дә юк. Малайларны безгә әтиләре алып килде, көне буе хыялланып мәш килдек. Әтиләренә рәхмәт, бик булыша, балалар «әти» дип эндәшә башлады. Аиша башта «юк әти» дип эндәшә иде. Рәхмәт, дусларым, балаларның хәлен сорап торган өчен. Алар белән бар да яхшы. Сәид белән Салман әле дә берни белми, сагыналар, көтәләр. Әлегә ничек итеп әйтергә икәнлеген уйлыйбыз», – дип язган җырчы. «Әнвәр, брат, әле дә син бар әле, синең туганнарың, әтиләре. Күзгә яшьләр килде. Балалар өчен күңелсез дә булып ки
Әнвәр Нургалиев Диананың балалары турында: «Әтиләре булыша, «әти» дип әйтә башладылар»
12 июня 202312 июн 2023
1 мин