Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Көек Сабан туенда кырмыскалар да ярышты (фото, видео)

17 июнь көнне Көек авылында кичке Сабантуй гөрләде. Ышык урында, тау итәкләре эчендә урнашкан кечкенә генә мәйданчыкта төрледән-төрле, берсеннән-берсе кызыклы уеннар гөрләде. Алып баручы, шушы авылда туып үскән Рафис Садыйков авылдашларының да, килгән кунакларның да күңеле булырлык итеп, бик матур итеп алып барды милли бәйрәмне.

— Бездә кем тели шул уйный, кем тели шул җырлый, — дип горурланып әйтте ул бәйрәм чарасы турында һәм чыннан да бу кичтә бик күпләр үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр, сәхнә йолдызларыннан берсе дә ким түгел иде алар.

Кечкенәләр исә кызыклы шигырьләрен сөйләп, бәйрәмгә үзгә бер ямь дә өстәп җибәрделәр. Чүлмәк ватыш, капчык сугышы, гер күтәрү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кырмыскалар кебек йөгерү, балалар уеннары, балалар, яшүсмерләр һәм зурлар арасында көрәш һәм башка күп кенә уеннар уйнатылып, иганәчеләр ярдәмендә алынган бүләкләр үз хуҗаларын табып тордылар.

Баш батыр билгеле булуга салют аттырылды, аннан соң лотерея уйнатылды, төп бүләк телевизор иде.

Әле сәгать кичке унда да бәйрәм гөрли иде. Вәт бәйрәм шәп булды, халык та рәхәтләнеп ял да итте, бүләген дә отты, кичке салкынны сизмәс өчен мәйдан уртасында биюләрне дә гөрләттеләр. Афәрин!

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10
-11
-12
-13
-14
-15
-16
-17