Борай районының Йомакай авылыннан Альбина Нәфыйкова кырмыска оясына аякларын тыгып утырган хатыннар фотоларын куйган. «Без Зөһрә белән кырмыскатерапия алабыз, – дип сөйли ул. – Нык файдасы була, йөгереп йөриячәксең! Аһ, исе тәмлелеге… Ай, тешлиләр!» Алар шул рәвешчә аякларын тешләтәләр, ә дусларының коты алынган. Моны нинди авырулардан дәва икәнен белешкәннәр. Альбина Нәфыйкова «аяк авыртканнан, остеохондроздан» дип яза. «Сезгә карап әллә кай төшләрем чемерди… Файдасы булсын!» «Ничек түзеп була икән бу галәмәткә?» – дигән сорауга Альбина Нәфыйкова: «Бу юлы бик нык тешләмәделәр. Былтыр өемдә нык тешләгәннәр иде, чак түздем», – дип яза. Алсу Спиридонова аларны: «Батыр хатыннар, кырмыска оясына барып утырырга минем йөрәк җитми», – дип язган. Гүзәл Мәхмүтова: «Май ае кырмыскасы бигрәк тә шифалы, дип әйтә иде әбиләр. Үземнең дә утырган бар. Беренчеләре генә чиркандыра, аннары ияләшәсең. Менә быел урманга менеп җитеп булмый әле», – дип язган. Зөмәрә Галимова ничек утырасын да яза: «Өскә үк м
«Файдасы була, чыдарга кирәк!»: Хатыннар аякларын кырмыска оясына тыгып утыра
18 июня 202318 июн 2023
1
1 мин