Арча районы Яңа Кенәр авылы Сабантуенда сукыр рус егете Дмитрий Пеговаев «Киек каз юллары» җырлап, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Мөмкинлекләре чикләнгән егеткә җыр җырлаганда ук сәдака бирергә теләүчеләрнең иге-чиге булмады. Дмитрий шулай ук «Каеннарым сагындыра» җырын да җырлады. Дмитрий Пиговаевка 18 яшь. Ул Арча районы Югары Оры авылында туган, үзен рус милләтеннән дип саный. Аның әнисе Наталья – чыгышы белән Буа якларыннан, чуваш кызы, әтисе Арнольд – Арча ягыннан, мари кешесе булган. Әнисе әйтүенчә, Дмитрий алдан туа, аппарат астында ята, һәм ни кызганыч – тиешле карау булмау сәбәпле, гомергә гарип кала – сукырая. Диманың язмышы да бик катлаулы булып чыга, балачагында әти-әнисе белән яшәргә язмаган була аңа – ул әтисен югалта, әнисе… Әнисе белән дә аерылырга туры килә, һәм ул балалар йортында тәрбияләнә башлый, Лаештагы күзе күрмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен махсус интернатта укый башлый. Яшүсмер вакытында әнисе Югары Орга кайтып яши башлый, әмма Дмитрий укуын тәмамлаганчы
Сукыр рус егете Дмитрий Сабантуйда «Киек каз юллары»н җырлап халык мәхәббәтен казанды
11 июня 202311 июн 2023
1
2 мин