«Ватаным Татарстан» «ВКонтакте» төркеме татар җырчыларының Сабантуйда чыгыш ясау бәяләрен белешкән.
«Алар үз бәяләрен әйтергә атлыгып тормый, шуңа күрә оештыручылардан, авыл җирлеге башлыкларыннан белештек», – дип язган «Ватаным Татарстан»
Рәсим Низамов – 40 мең,
Лилия Хәйруллина – 50 мең,
Зөлфәт Зиннуров – 50 мең,
Чәчкә – 60 мең,
Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова – 100 мең,
Ришат Фазлыйәхмәтов – 100 мең,
Рамил Шәрәпов (Шәрәпҗан) – 120 мең,
Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Миләүшә Закирова – 130 мең,
Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар – 150 мең,
Марат Яруллин – 150 мең,
Ильмира Нәгыймова – 150 мең,
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева – 150 мең,
Зинира – Ризат Рамазановлар – 300 мең,
Әнвәр Нургалиев – 450 мең,
Илсөя Бәдретдинова – 500 мең,
Фирдүс Тямаев – 700 мең.