Телетапшырулар алып баручы, журналист Зәмирә Рәҗәпова ире Макс белән яңа торак комплекстан фатир алган һәм шул эмоцияләрдән йоклый алмыйча уйланып яткан. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул гашыйк булган мизгелләрен искә алган. «Бу – 13 ел элек төшкән фото. Мин дә аерылган, ул да аерылган. Мин «снимать» итеп яшәгән фатирдан ипотекага алынган буш фатирыма күчендем, ә ул әнисе белән яши иде. Аның 14нче модельле машинасы, барабаннары... һәм бетте. Минем беренче ирем калдырган зур суммадагы бурычым бар, тагын автокредит һәм ипотека алдым. Ә безгә барыбер иде. Без шулкадәр гашыйк идек ки, безне бу «багажлар» куркытмады. Ул муеннан бурычы булган балалы хатынга өйләнергә булды. Ә мин ул вакытта күпләр тукыган «ни кола, ни двора» дигән кешегә кияүгә чыгарга җыендым. Кичә мин йоклап ятканда аны кочакладым да, уйга калдым. Әллә фатир алудан эмоцияләр йоклатмады, әллә аруым җитмәгән. Бу елларда без 2 бала алып кайттык, өй салдык, ипотеканы яптык, кредитларны түләп бетердек, дөнья күрдек, акча эшләр