Мисырның Хургада курортында туристлар күз алдында 23 яшьлек егеткә акула һөҗүм итә. Туристлар берни эшли алмый – кычкырып, судагы кешеләрне ярга гына куалар. Егет ачаргаланып: «Әти!» – дип кычкыра, әмма ярдагы әтисе берни дә эшли алмый, билгеле. Ярдәм катеры килеп җиткәндә, акула инде егетне су төбенә алып төшеп киткән була. Һәлак булган Владимир Попов – Архангельскидан, соңгы вакытта Мәскәү өлкәсендә яшәгән, аннары Мисырга күченеп киткән, айти юнәлештә укыган, музыка, иллюстрацияләр белән шөгыльләнгән, арендага бирү юнәлешендә дә эшләп караган. Мисырга күченеп килгәч, ул әтисе белән Dream Beach отеле пляжына бара, фаҗига шунда була да инде. Акула һөҗүм иткәндә, егет янында бер кыз була, әмма ул исән кала – егет бөтен һөҗүмне үзенә ала. Шуңа да «егет кызын коткарган» дип язалар, әмма кызының дусты Алена моның дөрес булмавын әйткән – Владимир йөргән кыз Сара Мәскәүдә яшәгән. MSK1.RU сайты Владимирның танышлары белән сөйләшкән. «Туган көненә 1 генә ай калган иде», – дигән аның дус кызы С
Улын акула үтергәнен күргән ата сөйли: «Барысы да 30 секунд эчендә булды»
10 июня 202310 июн 2023
3
2 мин