Тольяттида 43 яшьлек ир-ат агулы эчемлек эчеп, интегеп үлгән. Алексей ял көнендә аз алкогольле сидр эчеп ял итмәкче була. Аннары, табибларның тырышлыгына карамастан, 1 атнадан ул үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Алексей сидр дигән эчемлек турында моңа кадәр белмәгән. Сатучы бу эчемлекне бик мактагач, 2 шешә зәңгәрсу төсле эчемлекне алып кайткан. «Әни моны күргәч, сораштыра башлый. Сәер сыеклык, дип әйтә. Леша кибеттә аз алкогольле, «голубая лагуна» тәмле сидр киңәш итүләрен сөйли. Сатучы эчемлекне «бик тәмле» дип мактый. Абый алган инде, моңарчы эчеп караганы да булмаган. Ул салып бирә торган сыра гына эчә иде», – ди сеңлесе Татьяна. Татьяна сүзләренчә, Алексей әнисенә дә кабып карарга тәкъдим иткән, ләкин ул баш тарткан. Аңа эчемлек сәер тоелган. Икенче көнне иртән ир-атның хәле начарлана, ул эшкә дә бармый. «Ул башы бик каты авыртуын әйтте. Әни сүзләренчә, аңа начар булуы күренеп торган. Ул җитәкчесенә әйтеп, өйдә калган», – ди Татьяна. Дүшәмбе көнне Алексейның әнисе
«Гомерендә беренче тапкыр сидр эчте»: Агуланган ир-ат бавыры кибеп, интегеп үлгән
8 июня 20238 июн 2023
1
2 мин