Найти тему
Интертат

Зәринә Хәсәншинадан премьера: «Үрмәгөл»

Зәринә Хәсәншинаның «Үрмәгөл» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Җыр үземә бик ошый, сезгә дә ошар дип өметләнәм», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яңа җырның авторлары – Фәрит Хатыйпов һәм Резедә Вәлиева.

«Үзең дә, җырың да, әниең дә, энең дә, әтиең, күршеләрегез дә – бик чибәр һәм киң күңеллеләр. Шундый ук чибәр, акыллы егеткә насыйп булсаң иде»;

«Җанга рәхәт Зәринәнең җырларын тыңлагач. Кабат бик матур җыр булган», – дип, җырга да бәя, җырчыга да теләкләр язганнар.