«Әтиләре мобилизацияләнгәч, балачаклары бетте оныкларымның, куллары калтырый башлады...» – дип язган иде аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева. Аның кияве махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтты. Шул арада 2 атна вакыт узып та китте. Блогер оныкларының әтиләрен кабат озату видеолары белән дә бүлеште. Хәзер Рәмзия Вәлиеваның икенче оныклары ятим калган. Блогерның гаиләсенә күтәрә алмаслык кайгы килгән. «2 көннән кайтам, әти белән мунча керербез», – дигән улы вафат булган. Үзәге өзелгән, нишләргә белмәгән ана куйган видеоларны тыныч кына карау мөмкин түгел. Үлем сәбәбе әйтелмәгән «Ике баласы калды, 7 һәм 12 яшь. Йокламыйча сорадым. Ни сорасам, шуны бирә идең бит, Аллаһым. Йокламыйча сорадым бит, ишетмәдең бит. Улым бит, балакаем. Мәңгегә ташлап киттең бит, балам минем. Йөрәгемне алып китәсең үзең белән. Улым, соңгы тапкыр озата киттем бит, бәгырь кисәгем. Соңгы тапкыр кочаклап барам бит. Мәңгелек ярам булдың бит, балакаем», – дип өзгәләнә ана. Блогер улының балаларын да күрсәтте, аның
Блогер Рәмзия Вәлиеваның улы вафат булган: «Ике баласы калды, кызы беренче сыйныфка бара»
7 июня 20237 июн 2023
3
2 мин