«Арча хәбәрләре» журналисты Ильяс Фәттахов Шушмабаш авылында мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган Нигъмәтҗанов Рөстәм Вахит улын соңгы юлга озату турында яза. «Рөстәм үзе Казан шәһәрендә туган, мобилизация буенча чакырыла, 2023 елның 10 июнендә махсус хәрби операция барышында һәлак була. Ул 1977 елның 2 ноябрендә туган, сержант, взвод командиры. Мәрхүмне соңгы юлга озатуда авыл халкы, туганнары, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казанның Совет районы хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, районның «Сугышчан туганлык» оешмасы вәилләре, дин әһелләре катнашты. Совет районы хәрби комиссары И.Мидхәтов Рөстәмнең әтисенә улының һәлак булганнан соң бирелгән «Батырлык өчен» орденын тапшырды. Шушмабаш кешеләре Рөстмне бик җылы итеп, сагынып искә алдылар. Ул каникул вакытларында Шушмабашта еш булган, көтү дә көткән», – дип яза газета. «ВКонтакте»дагы «Арча хәбәрләре» төркемендә күпләр кайгы уртаклашып яза: «Бик жәл гомерләр. Күңел ту
Мобилизация буенча алынып, һәлак булган Рөстәмне елап озатканнар – «Арча хәбәрләре»
18 июня 202318 июн 2023
1
1 мин