Халык артисты Венера Ганиева мәрхүм ире Камил Фәйзрахмановның каберенә барган һәм гаҗәеп күренешкә тап булган. Җырчыны Камил абыйның зират ташында бер кош утырып каршы алган. Бу хәлне Венера ханым: «Менә нинди могҗиза, кошым каршы алды», – дип кабул иткән һәм әлеге күренешне фотога төшереп, социаль челтәрдәге сәхифәсенә дә урнаштырган. «Һуш китмәле хәл, монда да кош», «Кеше ышанмаслык! Сөбеханалла», «Шаккаткыч», «Могҗиза бу!», «Ирегезнең җаны инде», – дип комментарийлар калдырганнар артистның виртуаль дуслары да. Фото: Венера Ганиеваның шәхси аккаунтыннан
«Шаккатырлык хәл!» – Венера Ганиева иренең каберен зиярат кылган
17 июня 202317 июн 2023
7
~1 мин