Әнвәр Нургалиев төп нигездә туганнарын җыйган. Әлеге җылы очрашудан туган җанлылык бөркелеп торган видео белән җырчы социаль челтәрләрдә уртаклашкан. Видеодан күренгәнчә, Нургалиевлар беседкада табын корып, сыйланып утырганнар, туп белән уйнаганнар, мунча ягып, мунча кергәннәр. Җырчының күптән түгел фаҗигале төстә вафат булган сеңлесе, танылган блогер Диананың ике улы – Салман белән Сәид тә шунда булган. Тик мәрхүм Диананың 8 яшьлек кызы Аиша гына, кәефсезләнеп, әтисе белән өйдә калган. «Хәерле көн, дусларым! Яшьрәк чакны бик сирәк бергә җыелыша идек, хәзер, мөмкинчелек килеп чыккан саен, туганнарны туган нигездә җыерга тырышам. Дианабыз безнең җыелышларда гел «заводила» була торган иде. Аиша әтисе белән өйдә калды, кәефе юк, кызганыч», – дип шәрехләгән видеоны Әнвәр әфәнде. Җырчыга язылучылары тарафыннан бик күп җылы сүзләр килеп ирешкән. «Маладис, Әнвәр. Бик изге эш. Бигрәк тә балалар өчен кирәк бу очрашулар. Тамырларын белсеннәр, үскәч тә, туганнарын онытмасыннар өчен»; «Әнвәр, сез
«Әнвәр, маладис, балаларны карый» – Нургалиевлар төп нигездә җыелган
16 июня 202316 июн 2023
2
1 мин