Бүген җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне. «Туган көнем белән мине. Шулай исән-имин генә, тыныч кына, бәхетле булып яшәргә язсын. Тормышымда булган барлык кешеләргә рәхмәт», – дип язып, фотолар куйган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Ландышка иҗатташ дусларыннан һәм тамашачыларыннан би-и-ик күп котлау сүзләре килеп ирешкән. Шул исәптән, җырчы Илсөя Бәдретдинова да: «Бәхетең аягыңа уралып йөрсен, матур кыз», – дип комментарий калдырган. Аңа җавап итеп Ландыш: «Амин. Абынып кына егылмаска инде шулхәтле уралган бәхеттән», – дип көлгән. Җырчыны «Интертат» та гомер бәйрәме белән котлый, аңа гаилә иминлеге, бәхет-шатлык, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез. Фотолар: Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси аккаунтыннан
Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне: «Абынып кына егылмаска инде уралган бәхеттән»
4 июня 20234 июн 2023
1
~1 мин